29 һәм 30 майда миграция мөнәсәбәтләре тармагында гражданнарның хокукларын саклауны тәэмин итү һәм хокукый ярдәм күрсәтү максатында “кайнар линия” телефоннары эшли. Чит илләрдән күчеп килгән гражданнарга ТР буенча кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, миграция хезмәте һәм яшь юристлар берлеге әгъзалары сорауларына җавап бирәчәкләр, катлаулы хәлләрне чишү юлларын аңлатачаклар. Телефоннар: 8(843)2364017, 8(843)2364098, 8(843)2364062.