Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе 2021 елның 20 октябрендә эшмәкәрләр өчен “Ачык ишекләр көне” үткәрә

2021 елның 20 октябре, чәршәмбе

Үз эшчәнлеге турында мәгълүматларның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын арттыру максатларында 2021 елның 20 октябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Россия кулланучылар күзәтчелегенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Алабуга, Әгерҗе, Менделеевск районнарында (алга таба - Идарә) эшмәкәрләр өчен Бердәм "ачык ишекләр" көнен оештыра.

Татарстан Республикасында яңа коронавирлы инфекция (Covid-19) таралуны булдырмау максатларында эшмәкәрләрне бердәм “ачык ишекләр” көнендә кабул итү 8(85557)7-53-33 телефоны номеры буенча гамәлгә ашырылачак.

“Ачык ишекләр”нең максаты - идарә компетенциясе чикләрендә эшмәкәрләргә бушлай консультация ярдәме күрсәтү.

Хөрмәтле эшмәкәрләр һәм бизнес вәкилләре! Мәҗбүри таләпләрне белү - хокук бозулардан качуның иң яхшы ысулы!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International