ән меңнәрчә кеше килгән Изге Болгар җыенында безнең районнан Бөтендөнья татар конгрессының Әгерҗедәге бүлекчәсе идарә җитәкчесе Равил Бадахшин җитәкчелегендә 18 кардәшебез катнашты. Бирегә инде иртәнге сәгатьләрдән үк автобуслар агылды. Ә кичтән килеп кунучылар өчен палаткалар да корылган иде. Ак яулыклы хатын-кызларны, түбәтәйле ир-атларны күргәч, күңел сөенде.
ары Диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин һәм башкалар җыенның дәрәҗәле кунаклары иң беренче Елга вокзалын ачуда катнаштылар. “Ата-бабаларыбыз Ислам динен кабул иткән истәлекле көнне билгеләп үтәргә ел саен без изге Болгарыбызга сөенеп-шатланып киләбез. Бу – мөселман кардәшләребез белән сөйләшер, киңәшләшер өчен менә дигән мәйдан. Динебез сагында торучылар белән безгә һәрчак бердәм булырга, үзара фикер алышып, алтын урталыкны табып эшләргә кирәк. Һәм мин безнең киләчәктә кулга-кул тотынып эшләячәгебезгә ышанам”, – диде Президентыбыз.
дык. Иң мөһиме, изге җиребез гореф-гадәтләр, дин, мәдәният, рухи байлыгыбызны саклау өчен Болгар җире – менә дигән урын. Тормыш мәшәкатьләренә бирешмичә, іүңелләребезне пакьләндерсәк, динебезне тотсак һәм шул рәвешле камилләштерергә тырышсак, барысы да яхшы булачак. “Татар барда хәтәр бар”, ди халык. Тотынсак, барысын да булдырабыз. Без – булдыра торган халык”, – диде Минтимер Шәймиев.
Болгарга бер килгән кеше анда кабат барачак. Чөнки бу изге урын һәм ул һәрчак үзенә тартып тора. Әгерҗедән Болгарга 400дән артык чакрым юл үтеп барасы булса да, якташларыбыз анда әле тагын киләчәкләрен белдерделәр. Инде алтынчы тапкыр бирегә сәяхәт иткән тарих һәм мәдәни мирас музее җитәкчесе Рәмзилә Шакирова: “Барган саен биредәге матур үзгәрешләрне күреп күңелем сөенә. Ата-бабаларыбыз җиренә аяк баскач, ару-талу да онытыла, күңел әйтеп бирә алмаслык ниндидер хис белән тула. Яшәргә дәрт, көч алып кайтам мин биредән”, – диде. Башка милләттәшләребез дә аның сүзен куәтләп, милләттәшләребезне берләштерүче Изге Болгарыбызга тагын килергә язсын, диделәр.