БДИга старт бирелде

2013 елның 29 мае, чәршәмбе

БДИны тапшыру пункты – Әгерҗенең 1нче гимназиясе. Беренче мәҗбүри фән – рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханын 170  укучы тапшырды. Шуларның 164е – мәктәпне быел тәмамлаучылар. Биремнәрне үтәү өчен укучыларга 3 сәгать ярым вакыт бирелде. Бу, башка еллар белән чагыштырганда, 30 минутка артык. Тагын бер яңалык – быел рус теле буенча “канәгатьләнерлек” дигән билге алу өчене укучыларга кимендә 36 балл җыярга кирәк. Укучыларга имтиханнарга үзләре белән бары тик паспорт һәм ручка гына алып керергә рөхсәт ителде.

Киләсе БДИ 3 июньдә булачак. Анысында укучылар үз белемнәрен математикадан сынаячаклар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International