Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Агрызский муниципальный район
рус
тат
Сорау бирү
Район һәм шәһәр турында
Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районы Башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
"Әгерҗе шәһәре" муниципаль берәмлеге
Әгерҗе районы символлары
Бәйрәмнәр
Инвестиционный паспорт Агрызского муниципального района
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Сайтныӊ картасы
Муниципаль контроль
Коммерциянеке булмаган оешмалар
Хокук саклау органнары
Коррупциягә каршы эшчәнлек
Экономика и показатели района
Социаль өлкә
Кулланучыларның хокукларын яклау
Төбәк сайлау комиссиясе
Тематик бүлекләр
Документлар
Татарстан Республикасы Конституциясе
Статуслы документлар
Сессия карарлары
Район Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Район Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башлыгы карарлары һәм боерыклары
Әгерҗе шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты карарлары һәм боерыклары
Халык тыңлаулары
Планнар һәм программалар
Матбугат үзәге
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтү
Муниципаль районнар
Әгерҗе муниципаль районы
Без кошлардай очып китәбез
2013 елның 29 мае, чәршәмбе
25 майда шәһәр һәм авыл мәктәпләрен тәмамлаучы 164 чыгарылыш сыйныф укучысы өчен соңгы тапкыр кыңгырау чыңлады. Иртәнге сәгатьләрдә барлык мәктәпләрдә тантаналы линейкалар узды.
Исәнбай мәктәбе быел 8 укучысын олы тормыш юлына чыгара. Әнә алар, уку алдынгылары, мәктәп һәм җәмәгать тормышында иң актив булган, район, республика күләмендә узучы олимпиада, фәнни-гамәли конференцияләр, иҗат бәйгеләрендә җиңүчеләр, спорт белән дус егетләр-кызлар Айсылу Зәйнуллина, Гүзәл Мухъянова, Элина Хәкимова, Нияз Гыйльфанов, Вәсил Латыйпов, Рамил Саликов, Илшат Хуҗин, Марат Сундуков. Аларга карагач, “әле яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән идегез, инде кошлар кебек очып китәр вакытыгыз да җиттемени...”, – дигән уйлар килде.
Бөтен фәннәрне “су урынына эчүче”, мәктәпнең йөзек кашы булган кызларның теләкләре дә уртак: алар табибәләр булырга хыялланалар. Егетләр дә төшеп калганнардан түгел: күршеләр Вәсил белән Нияз – мәктәп тормышында иң актив кайнаучылар, төгәл фәннәрне яраталар. Ә Илшат, Рамил, Марат – районыбызның иң оста һәм көчле көрәшчеләре. Һәр бәйгедә җиңүче пьедесталына күтәрелгән бу көрәшчеләрне бик юксынырбыз әле.
Мәктәп тәмамлаучы егет-кызларның йөзләре елмайса да, күзләре моңсу аларның. 11 ел буе үзенә сыендырган мәктәп, белем биргән, уңышлары өчен сөенгән, кайвакыт шелтәләп тә алган, әниләре кебек якын булган укытучылары, бигрәк тә шатлыкта да, борчуда да бергә булган сыйныфташлар белән аерыласы килми шул... Туган мәктәп күңелгә барыбер якын, кадерле ул.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын котларга район Советы депутаты, “ЖилЭнергоСервис” ширкәте җитәкчесе Илфат Ямалиев та килгән иде. Ул район башлыгы Валерий Макаров исеменнән егет-кызларга иң изге теләкләрен җиткерде. “Язмыш сезне кайларда гына йөртсә дә туган йортыгызны, мәктәп, әти-әни һәм укытучыларыгызны онытмагыз”, – диде ул һәм укучыларның һәрберсенә истәлек бүләкләре тапшырды. Исәнбай авыл җирлеге башлыгы Фәнил Сираев, мәктәп директоры Ринат Борһаниев, сыйныф җитәкчеләренең дә теләкләре бер: “Һәрчак кеше булып калыгыз. Тормышта югалып калмагыз. Максатыгызга ирешегез”. Мәктәп җитәкчелеге уку алдынгыларына, олимпиадаларда җиңүчеләргә, иң активларга Мактау грамоталары тапшырды. Ә “Ел укучысы–2013” исеменә Айсылу Зәйнуллина лаек булды.
Егет-кызларның мөгаллимнәренә, әти-әниләренә әйтер сүзләре күп иде. Ихлас рәхмәтләрен җырларга, матур шигырьләргә төрделәр алар. Ә язның беренче чәчәкләрен бүләк иткәндә күз яшьләрен тыя алмадылар укытучылар. Беренче баласы Ниязны зур тормышка озатырга әзерләнүче Резидә Гыйльфанова да егет-кызларга “Әни тәрәзәләре” дигән җыр бүләк итте. “Безгә бүген бик моңсу. Әти-әниләребез безне олы тормыш юлына чыгарганда да шулай авыр булгандыр. Хәзер менә аларның хәлен аңлыйбыз. Кадерле балалар! Әни тәрәзәләре сезне көтә. Туган якка эзне суытмагыз. Әти-әниләрегезнең йөзенә кызыллык китермәгез”, – диде ул.
...Соңгы кыңгырау чылтырый,
Һаваларда моңсу җиләслек.
Телим сиңа, яшьлек, телим сиңа
Якты юллар башың имәслек...
Дулкынландыргыч мизгел ул соңгы кыңгырау чыңлавы. Алда сезне яңа мәктәп көтә. Ул – тормыш мәктәбе. Хәерле ак юллар сезгә, егетләр-кызлар!
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.
http://www.agryz-rt.ru
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
май, 2026 ел
2026 ел башыннан Татарстанда 60 меңгә якын гаилә ана капиталы акчасын балаларының белем алуына юнәлдергән
Сертификатның күләме индексацияләнде һәм беренче бала туган гаиләләр өчен ул 728 921,90 сум тәшкил итә.
1 июньнән ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче татарстанлылар ике яки аннан да күбрәк бала үстерүче эшләүче ата-аналар өчен түләү рәсмиләштерә алачак.
Әлеге төр түләүне алуга 18 яшькә кадәрге (уку йортының көндезге бүлегендә укучылар 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче эшләүче ата-ананың (шулай ук уллыкка алучыларның, опекуннар һәм попечительләрнең) икесенең дә хокуклары бар.
22
май, 2026 ел
Яңа буынның алыштыргысыз ярдәмчесе: робот - тәрәзә юучы!
Яз җитү белән һәр хуҗа хатын тәрәзәләрне ничек юарга икән дип уйлана.
Бакча җиһазлары сатып алганда кулланучының хокуклары
Хокуклар «кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән көйләнә (№ 2300 1 07.02.1992).
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз