Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәрдәге оешма-предприятие җитәкчеләрен авыл хуҗалыгы предприятиеләре буйлап читтән торып сәяхәткә алып чыкты. Ул “Ак Барс – Әгерҗе” агрофирмасының дуңгызчылык комплексы, 2600 баш терлеккә исәпләнгән яңа мегаферма тормышы, “Наҗар”, “Сарсак-Омга” ширкәтләренең, авыл эшмәкәрләре Сәхиповлар, Марат Мөхәммәдиев, Рамил Исмәгыйлевның бүгенге эшчәнлеге турында сөйләп, экранда әлеге хуҗалыклар тормышын чагылдырган фотосурәтләр белән таныштырды.
Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru