Кичкетаң җирлегендә “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм

2013 елның 5 июне, чәршәмбе

Менә бишенче ел рәттән районыбызның гына түгел, республикабызның матур, төзек төбәкләренең берсе булган Кичкетаң җирлегендә “Бер күрешү – үзе бер гомер” дип исемләнгән бәйрәм уза. Заманында Түбән Кама су саклагычы төзелеше нәтиҗәсендә төрле якларга таралган Барҗы, Балтач, Барҗы-Пельга, Мүшик, Рыс авылы кешеләре, шулай ук Кичкетаң, Барҗы-Умга авылларынын читтә яшәүчеләре бу очрашуга кайталар. Бәйрәмне башлап йөрүчеләр – Татарстан җөмhүриятенең Диния нәзәрәте Пленумы әгъзасы, районыбызның баш мулласы, Кичкетаң авылы имам хатибы Хаҗи Мөхэммэт Азат хэзрэт hәм Кичкетаң авыл җирлеге.


1 июнь көнне иртәнге сәгатьтә үк ял паркы гөрләп торды. Тирә-юньгә авыл, табигать турында матур җырлар яңгырый иде, берничә йөз кешегә өстәл корылды, казанда авыл халкы тапшырган  корбан итеннән ботка әзерләнде.


Бәйрәмгә Әгерҗе муниципаль районы башлыгы В.В. Макаровның килүе – халкыбызга, динебезгә зур хормәт булды. Ул катнашучыларга үзенең котлауларын, оештыручыларга рәхмәтләрен җиткерде.


Көне буе мөнәҗәтләр, шушы төбәк турында матур җырлар, шигырьләр яңгырап торды. Өстәлләр сый-хормәт белән тулы иде.


Чыннан да, бер күрешү – үзе бер гомер. 

 

 

Р.Хикмәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International