Кадыбашта Май чабу бәйрәмендә балалар белен пешерде

2022 елның 11 марты, җомга

Бу көнне балалар шау-гөр килеп Кадыбаш авылы китапханәсенә җыелдылар.Чөнки биредә бүген гадәти булмаган чара узды.

Китапханәче башта балаларны бәйрәмнең тарихы белән таныштырып китте: “Май чабу бәйрәме бик борынгыдан килә.Аны славяннар проваславие дине кабул ителгәнче үк билгеләп үткәннәр.Әлеге йола җиде көн буена бәйрәм ителә. Май чабу атнасында проваславие халкы уйнап-көлеп кышны куа,табигатьне уята.

Май чабу бәйрәменең төп атрибутлары – кояш , коймак һәм Май чабу карачкысы санала”. Һәм без бирегә бүген нәкъ менә шул атрибутларны ясау буенча мастер-класска җыелдык дип чараның максатларын аңлатып китте. Һәм китапханәдә күңелле эш кайный башлады- Каюмов Шамил зур коймаклар пешерү буенча,мәдәният йорты җитәкчесе Алсу Сибатова Май чабу курчагын ясау, Абдуллин Рамил кечкенә балаларга кояш ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр.

Чарада килгән балалар бик кызыксынып әлеге мастер-классларда катнаштылар. Шул арада тәмле коймаклар пешеп чыкты һәм бәйрәм кичәбезне түгәрәк өстәл янында дәвам иттек.Төрле милләт халыкларының йола бәйрәмнәрен өйрәнү үсеп килүче яшь буында толерантлык хисләре тәрбияләргә булыша.

Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта. Китапханәдә үткән әлеге бәйрәм – шуның ачык мисалы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International