Сезнең өчен, егет-кызлар!

2013 елның 21 июне, җомга

Яшьләр көне уңаеннан 23 июньдә районыбыз яшьләрен һәм кунакларны шәһәребездә узачак бәйрәм чараларында актив катнашырга чакырабыз.

Сәгать 10да Боз сараенда Универсиада утын каршылау. Шул ук вакытта стадионда “Ветераннар” һәм “Яшьләр” командалары арасында футбол матчы.

11 сәгать 30 минутта стадионда скутерда һәм мопедта фигуралы йөрү.

14 сәгатьтә 2нче мәктәпнең спорт мәйданчыгында “Сәламәт яшәү” фестивале.

18 сәгатьтә район Мәдәният сарае каршындагы мәйданда рок-концерт.

19 сәгатьтә шунда ук КВН уеннарының җәйге кубогы.

20 сәгатьтә бәйрәм чарасы – район җитәкчеләренең котлаулары, бүләкләүләр, концерт.

21 сәгатьтә күбекле дискотека.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International