“Кирпичка”да халыкны ни борчый?

2013 елның 25 июне, сишәмбе

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев һәм хезмәт күрсәтүче предприятиеләр җитәкчеләре Әгерҗедәге иң катлаулы “кирпичка” микрорайоны халкы белән очраштылар.
Бу территориядә яшәүчеләрнең җитәкчеләргә сораулары күп җыелган. Балалар мәйданчыклары, йорт алларында эскәмияләр юклыгы, фатирларда бик еш суык су булмавы, автобусның график буенча йөрмәве, подъездларның төзекләндерелмәве, юлсызлык борчый аларны. Андрей Авдеев якын киләчәктә канализация челтәре булдыру планлаштырылуын җиткерде. “Кирпичка”да яшәүчеләрнең кайбер проблемаларын хәл итү буенча коомуналь хезмәт күрсәтүче предприятиеләргә күрсәтмәләр бирде.

 


Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International