Юллар киңәйтелә

2013 елның 1 июле, дүшәмбе
Юллар киңәйтелә

Бу көннәрдә Әгерҗе–Красный бор трассасы буйлап машинада узучылар Иж-Бубый тирәсендәге юлда бик күп юл төзекләндерүче техника булуына, юлчыларның инде иртәнге сәгатьләрдә үк төзекләнедерү эшләре алып баруына игътибар итми калмыйлардыр. Күңелдә: “Бу эшләр озакка сузылырмы икән?” дигән сорау да туа. Без әлеге сорауны “Брус” ширкәте филиалы прорабы Юрий ЖАБИНга юлладык:
– Проект буенча  юлны капиталь төзекләндерү эшләре Әгерҗедән алып Иж-Бәйкикә кадәр 10 чакрым арада башкарылырга тиеш. Әлегә шуның 5 километрында капиталь төзекләндерү эшләре алып барабыз. Юлның киңлеге 7 метрга җитмәгән урыннарны шуңа җиткереп ремонтлыйбыз. Моның белән бергә, безнең алда ун чакрым арада урнашкан унбер күпернең өчесен  алыштыру бурычы да тора. Ә менә калганнарына “ревизия” ясыйбыз.
Проект әзер булу белән,  параллель рәвештә Әгерҗенең К.Маркс урамын капиталь төзекләндерү буенча да эш башлап җибәрергә планлаштырабыз, – дип җавап бирде Юрий Владимирович.
Юлдагы ремонт эшләренең шоферларга уңайсызлык тудыруы сер түгел. Тик сабыр булыйк: юллар безнең өчен төзекләнедерелә бит. Әик тиздән тигез һәм киң юллардан җилдерәчәкбез.     


Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International