Чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган
Саратов өлкәсендә бер ир машинасы белән суга батып үлгән. Бу хакта җирле тикшерү комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза Ватаным Татарстан.
Еремеевка авылында яшәүче ир өеннән машинасы белән чыгып киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Икенче көнне коткаручылар Кече Үзән елгасыннан аның машинасын табып алганнар. 7 сентябрьдә машина табылган урыннан ерак түгел ирнең мәетен туганнары таба.
Мәетне караганнан соң, тышкы зыян билгеләре табылмаган. Ирнең үлеме сәбәпләре суд-медицина экспертизасы ясалганнан соң билгеле булачак.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/faiga/avylda-iasauce-ir-masinasy-belan-suga-tosep-ulgan