Көзге каникуллар ничәсеннән башлана?

2022 елның 12 сентябре, дүшәмбе

Балаларының каникуллары графигы билгеле

2022\2023 уку елында мәктәп балаларының каникуллары графигы билгеле. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Көзге каникул 29 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр була.

Кышкы каникул 31 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр була.

Язгы каникул 8 апрельдән 16 апрельгә кадәр була.

Төрле төбәкләрдә каникул вакыты төрлечә булырга мөмкин. Мәктәп администрациясе үз вакытын билгеләү хокукына ия.

Көзге каникул вакытына Халыклар бердәмлеге дәүләт бәйрәме туры килә, ул 4 ноябрьдә җомга көнне була. Шулай итеп Россия халкы 4-6 ноябрьдә ял итә.

Кышкы каникул тулысынча Яңа ел бәйрәме ялларына туры килә һәм тугыз көн дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/gail/kozge-kanikullar-nicasennan-baslana

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International