Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 52 шалтырату килгән
Татарстанда Дәүләт Советы депутатларын һәм җирле үзидарә вәкиллекле органнарын өстәмә сайлаулар хокук бозуларсыз узды. Бу хакта бүген республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев хәбәр итте.
"Гомумән, акция тыныч үтте, көндәшлеккә сәләтле булды. Тавыш бирү штат режимында үтте", - диде ул.
Сайлауларны оештыруда һәм үткәрүдә сәяси партияләрнең төбәк бүлекләре, депутатлыкка кандидатлар һәм ТР Иҗтимагый палатасы тәкъдим иткән 862 күзәтүче катнашкан. Аерым алганда, кандидатлардан – 314, сәяси партияләрдән – 378, Иҗтимагый палатадан – 169 һәм «Татарстан – Яңа гасыр»иҗтимагый хәрәкәтеннән бер күзәтүче җәлеп ителде.
Маска режимы һәм кулларны дезинфекцияләү белән бәйле берничә генә кисәтү теркәлде, дип ачыклады ул. "Барлык кисәтүләр берьюлы урында бетерелде", - дип ышандырды Кондратьев.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең кайнар линия телефонына 52 шалтырату килгән, алар мәгълүмати характерда булган.
Элегрәк без 11 сентябрьдә Әгерҗе муниципаль районының дүртенче чакырылыш вәкиллекле органнары депутатларын өстәмә сайлаулар узуы турында хәбәр иткән идек.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/v-respublike/dopolnitelnye-vybory-deputatov-gossoveta-i-predstavitelnyx-organov-mestnogo-samoupravleniia-v-rt-pro