Саранскида «Яшь профессионаллар-2022 " X милли чемпионаты узды
Татарстан Саранскида узган «Яшь профессионаллар — 2022» X Милли чемпионатының медаль зачетында икенче урынны алды. Республика вәкилләре 14 алтын, 24 көмеш һәм 13 бронза медаль, шулай ук һөнәри осталык өчен 14 медальон яуладылар.
Гомумкоманда рейтингында шулай ук финалга тиңләштерелгән язгы йомгаклау ярышлары нәтиҗәләре дә исәпкә алынды. Аларга Татарстан вәкилләре 20 алтын, 18 көмеш, 26 бронза медаль һәм 45 медальон алды, дип хәбәр итә Татар-информ.
Саранскида узган ярышларда 280 конкурсант 25 компетенциядә көч сынашты. 41 компетенциядә катнашкан тагын 700гә якын кеше бу вакыйгага дистанцион рәвештә кушылды.
"Һөнәри осталык буенча Татарстан җыелмасы Россиядә хәрәкәт үсешенә 10 ел дәвамында лидерлар рәтенә керә. Юбилей чемпионатында да безнең команда бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Елдан — ел ярышу кыенлаша бара, чөнки төрле төбәкләрдән катнашучыларның осталыгы арта», - дип сөйләде ТР һөнәри компетенцияләрне үстерү үзәге генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин.
Ул билгеләп үткәнчә, 10 нчы чемпионат берничә яңалык алып килгән. Мәсәлән, катнашучылар Саранскида гына түгел, ә илнең төрле төбәкләрендә дистанцион — видеокамералар астында эшлә