Контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясала
2022 ел ахырына кадәр Россиядә барлык предприятиеләр өчен бизнесны тикшерүгә мораторий бар, өч ел – IT-өлкә предприятиеләре өчен. 2022 елның 1 октябреннән шикаять бирү процессы гадиләштерелде.
Хәзер мөрәҗәгатькә дәүләт хезмәтләре порталында гади электрон имза белән кул куярга мөмкин. Элегерәк юридик затлар көчәйтелгән, квалификацияле электрон имзаны кулланырга тиеш иде.
Эшмәкәргә планнан тыш тикшерү килгән булса, ул РФ Дәүләт хезмәтләре Порталы аша, «бизнесны яклау» төбәк порталы аша мораторийны бозуга шикаять бирергә, Россия Икътисадый үсеш министрлыгына электрон почта адресына мөрәҗәгать язарга мөмкин: proverki.net@economy.gov.ru, 360°сервис аша.
Кертелгән мораторий ярдәмендә 2022 елның 1 сентябренә республика контроль органнары тарафыннан үткәрелгән тикшерүләр саны 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 тапкырга кимегән. Бүгенге көнгә 142 тикшерү үткәрелгән, узган ел бу чорда 1, 553 тикшерү үткәрелгән.
Агымдагы елда, планлы тикшерүләр юкка чыкканнан соң, контрольнең күп кенә органнары алар урынына профилактик визитлар ясаган.
Планнан тыш тикшерүләр бары тик аерым очракларда, прокуратура органнары белән килештерелгәндә генә үткәрелә.
Планнан тыш тикшерүләрне прокуратура органнары белән килешми торып, бары тик торак инспекцияләре, РФ Президенты, РФ Хөкүмәте йөкләмәсе буенча, прокурор таләбе буенча гына үткәрә ала.
Тикшерүләр куркыныч һәм социаль әһәмиятле объектлар, санитария һәм янгын таләпләре өчен генә калды.
Ай саен Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы контроль органнары тарафыннан профилактик визитларны тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә анализ ясый. Министрлык хезмәткәрләре эшмәкәрләрдән сораша. Кертелгән мораторий нәтиҗәләре буенча Икътисад министрлыгы кире элемтә ярдәмендә эшкуарларның уңай фикерләрен ала.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/po-materialam-tatar-inform/s-1-oktiabria-v-rossii-uprostiat-process-podaci-zaloby-na-proverki-biznesa