Гүзәл Уразованың кызы кинода әнисенең бала чагын уйнаячак

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Гүзәл Уразованың уртанчы кызы Камилә фильмда әнисенең бәләкәй чагын уйнаячак. Бу турыда Татарстанның халык артисты үзе социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән, дип яза Интертат.

«Гүзәл Уразова һәм Камилә Хәкимова. Охшаганмы?

Хәзерге вакытта Камилә Бардада (Перьм өлкәсенең Барда авылы – җырчының туган ягы – авт.) минем балачакны уйнап фильмда катнаша», – дип язган җырчы һәм, чагыштыру өчен, үзенең кечкенә чагындагы һәм кызының хәзерге аклы-каралы сурәтләрен янәшә куйган.

Фотоларга карап: «Нәкъ үзең!», «Игезәкләр кебек», «Копия!», «Ике тамчы су сыман», «Сезгә охшаган бердәнбер балагыз монысы бугай», – дип язган беришләре.

Ә икенчеләре исә: «Нәрсәгездер охшаган, кәнишне, ләкин мин аны күбрәк әтисенә охшатам», «Күзләре әтисенеке бит», «Камилә әбисенә бик охшаган төсле, ягъни, Гүзәл, сезнең әниегезгә», «Бу фотода Гүзәл ут кебек, ә Камилә тыныч, хәзерге заман баласы», – дип язучылар да булган.

«Шаккатмалы! Табигать буенча, әгәр кеше бу тормышта көчле, кирәкле, файдалы булса, балаларында кабатлана, диләр. Мин бу күренешкә шундый шат», – дип язып куйган берәү.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/guzal-urazovanyn-kyzy-kinoda-anisenen-bala-cagyn-uinaiacak

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International