Башлангыч сыйныф укытучысы Ипоева Альбина Семеновна "Укытучының әхлакый батырлыгы өчен"Бөтенроссия конкурсында лауреат булды. Җиңүчегә лауреат дипломын шәхсән Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл тапшырды.
Исегезгә төшерәбез, педагогика, 20 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендә Бөтенроссия конкурсы Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм дини мәгариф һәм катехизация Синодаль бүлеге тарафыннан Үзәк федераль округта Президентның вәкаләтле вәкиле аппараты ярдәмендә уздырыла. Анда Россиядә булган барлык уку йортлары вәкилләре: гомуми белем бирү, православие мәктәпләре, гимназияләр һәм лицейлар педагоглары, этномәдәни компонентлы мәктәпләр, музыка мәктәпләре һәм балалар иҗаты йортлары педагоглары, шулай ук укытучыларның квалификациясен күтәрү институтлары укытучылары һәм югары мәктәп педагоглары катнаша.
Бәйгегә бирелә торган эшләрдә балаларга һәм яшьләргә рухи-агарту һәм гражданлык-патриотик тәрбия бирү, яшь буынны дөньякүләм сәнгать мәдәнияте, Ватан тарихы мирасына тарту өлкәсендә педагогик практиканың бай тәҗрибәсе бар.
Конкурста җиңүчеләргә бүләкләрне Халыкара Раштуа мәгариф укуларын ачу тантанасында Мәскәү һәм бөтен Русьның Изге Патриархы, Рус Православие чиркәвенең дини мәгариф һәм катехизация Синодаль бүлеге рәисе, күренекле дәүләт эшлеклеләре тапшыра.