Татарстан Республикасы җирле компанияләрдә бүлек һәм бүлекчә җитәкчеләренең хезмәт хакы дәрәҗәсе буенча регионнар рейтингында 35 нче урынны алды. Бу турыда "реаль вакыт"яза.
Әйтик, Татарстанда җитәкче урыннарны биләгән хезмәткәрләрнең керем күләме (премия һәм бонусларны да кертеп) 71 500 сум тәшкил иткән.
Рейтингның лидеры булып Мәскәү (198287 сум) тора. Икенче урында — Приморье крае (160 000 сум), өченче урында — Санкт-Петербург (131 132 сум).
Татарстанда 2022 елның беренче яртыеллыгы йомгаклары буенча кече эшмәкәрлек субъектларын да кертеп, предприятие һәм оешма хезмәткәрләренә уртача хезмәт хакы 50 065 сум тәшкил иткән. Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 17,5% ка арткан.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/v-respublike/tatarstan-zanial-35-mesto-v-reitinge-regionov-po-urovniu-zarplat-rukovoditelei