Әгерҗе районы сөт саву темплары буенча Татарстанда 4 нче урынны алды. Бу республика җитәкчелеге һәм шәхсән ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән Даниядән, Германиядән, Чехиядән 1000 баш нәсел танасы алу нәтиҗәсендә ирешелде.
Районда «Нәүрүз», «Сарсак-Омга» һәм «Назяр»ширкәтләре савым буенча лидерлар булып тора.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен дә дәүләт ярдәме һәм төрле субсидияләр каралган. Барлык ярдәм чаралары турында сез Әгерҗе районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә тулырак мәгълүматны Әгерҗе шәһәре Гагарин урамы, 70 адресы буенча белә аласыз. Белешмәләр өчен тел. 2-17-56, 2-24-04