Татарстанда күчемсез милек базарында уңай динамика күзәтелә

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Җәй айларында татарстанлылар җир участокларын һәм машина-урыннарны активрак сатып алдылар. Ипотека базары да җанлы иде. Бу хакта Татарстан Росреестрында хәбәр иттеләр.

2022 елның 8 аенда Татарстан Росреестрына исәпкә алу-теркәү гамәлләренә 774 меңнән артык мөрәҗәгать кергән, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 12% ка күбрәк. Гражданнар ешрак милек хокукларын теркәүне сорап мөрәҗәгать иткән (692 мең гариза), бу 2021 ел күрсәткеченнән 15% ка алда бара (601 мең гариза).

Ведомство экспертлары шулай ук күчемсез милекне электрон теркәү хезмәтенә ихтыяҗ булуын билгеләп үтә. Быел электрон рәвештә 170 мең гариза кергән, шуларның 155 меңнән артыгы – хокукны теркәүгә (үсеш 9,5% тәшкил иткән).

Күчемсез милек объектлары киселешендә карасак, быелның 8 аенда торак биналарга-193 мең, җир кишәрлекләренә-154 мең, машина урыннарына 7 мең хокук теркәлгән. Өстәвенә, машина-урыннарга ихтыяҗ беренче ай гына түгел.

Шулай ук ипотеканы теркәү буенча уңай динамика күзәтелә. Майда Татарстан Росреестры тарафыннан 4.5 меңнән артык ипотека теркәлгән булса, август аенда бу сан ике тапкыр диярлек арткан – 8700 гариза. Агымдагы елда барлыгы 60 меңнән артык ипотека рәсмиләштерелгән.

«Элеккечә, торак булмаган биналарга (1,3 мең) ипотеканы һәм җир кишәрлекләренә (20.5 мең гариза) теркәү буенча тотрыклы үсеш күзәтелә. Моннан тыш, август аенда «авыл ипотекасы»программасы буенча торак шартларын яхшыртырга теләгән республика халкының иң зур кызыксынуын теркәгәнбез. Август аенда гына да әлеге программадан республиканың 54 кешесе файдаланган, ел башыннан барлыгы шундый 164 ипотека теркәлгән», - дип билгеләп үтте Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова.

Яңа төзелешләр базарына килгәндә, күрсәткечләр узган ел дәрәҗәсенә туры килә. Татарстанда өлешләп катнашу буенча барлыгы 13 мең килешү теркәлгән, бу 2021 ел күрсәткеченнән 800 килешүгә артык.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International