Татарстанда ау кагыйдәләрен бозган өчен штрафны арттырырга мөмкиннәр

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Бу вакытта законсыз ау китергән зыян минималь штраф күләме белән үлчәнмәскә мөмкин

Татарстан Дәүләт Советы ау кагыйдәләрен бозган өчен штрафның минималь күләмен 500 сумнан 2 мең сумга кадәр арттыру турында Дәүләт Думасына үз тәкъдимен кертәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ»МА.

Закон проекты документында аучылар китергән зыянны минималь штраф күләме белән чагыштырып булмавы турында әйтелә. Әйтик, үрдәкне законсыз чыгару 1,8 мең сумга җитәргә мөмкин. Рөхсәтсез ау өчен штраф 500 сум күләмендә билгеләнсә дә.

Мәгълүматлар буенча, 2019-2021 елларда республикада административ хокук бозу турында 638 беркетмә төзелгән.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/v-tatarstane-mogut-uvelicit-straf-za-narusenie-pravil-oxoty

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International