Кабактан аш-пюре пешерәбез

2022 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Табынга сохари, шакмаклап туралган сыр, укроп, петрушка салып бирәбез

Мин бу ризыкны калын төпле кәстрүлдә әзерлим. Аңа май салып боҗралап туралган суганны кыздырабыз. Шуңа шакмаклап туралган кишер өстәп 5 минут кыздырганнан соң шакмаклап туралган кабак өстибез. 5 минуттан вак итеп туралган 2-3 төш сарымсак салабыз. Аннан су яки шулпа өстәп 20 минут пешерәбез.

Блендер ярдәмендә изгәннән соң яңадан утка куеп 1 стакан сливки өстибез һәм кайнатып чыгарабыз. 

Табынга сохари, шакмаклап туралган сыр, укроп, петрушка салып бирәбез. 

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/ash-su/kabaktan-as-piure-peserabez

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International