20 сентябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Татарстан Росреестры Россия Федерациясе Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе белән берлектә Татарстан Республикасында милек хокукын рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча телефон элемтәсе режимында «туры линия» үткәрәчәк.
«Туры линиягә " шалтыратучылар белергә мөмкин:
-Ни өчен күчемсез милекне теркәү зарур?
-Күчемсез милеккә хокукларны рәсмиләштерү өлкәсендә законнардагы соңгы үзгәрешләр?
- "Дача һәм гараж амнистиясеннән" ничек файдаланырга?
-Күчемсез милекне рәсмиләштерү өчен нинди документлар кирәк булачак? һ. б.
Бу һәм башка сорауларга Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең күчемсез милекне дәүләт теркәвенә алу бүлеге башлыгы Энҗе Мөхәммәтгалиева җавап бирәчәк.
Шалтыратулар (843) 221-80-35 телефоны буенча 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр кабул ителәчәк.