Белгеч коронавирустан үлүчеләр саны артырга мөмкин булуын әйтте

2022 елның 20 сентябре, сишәмбе

Россиядә Covid-19 коронавирусыннан үлүчеләр саны тәүлегенә 200 очракка кадәр артырга мөмкин, ләкин соңыннан шул яссылыкка чыгачак. Бу турыда Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология милли тикшеренү үзәге директоры Александр Гинцбург белдерде. ТАСС шул турыда яза, дип белдерде Татар-информ.

Россия Фәннәр академиясе академигы коронавирус аркасында Россиядә үлүчеләр саны узган ай ярымда 3,5 тапкырга артканын искә төшерде. «Covid-19 чиреннән үлүчеләр саны 3,5 тапкыр артты. Ул тәүлегенә 200гә кадәр үлемгә җитәргә мөмкин, аннары платога чыгачакбыз», – дип кисәтте ул.

Моннан тыш, Гинцбург фикеренчә, Россиядә тәүлек эчендәге авыручылар саны да артырга мөмкин, әмма «сәламәтлек саклау системасы моны җиңеп чыга алачак».

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/belgec-koronavirustan-ulucelar-sany-artyrga-momkin-buluyn-aitte

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International