2022 елның 27 сентябрендә Әгерҗе районында Яшь парламентарийлар гражданнарны кабул итәчәк. Бу хакта Әгерҗе районы яшьләр парламенты хәбәр итә
Бу вакытта мәктәп укучылары, студентлар, эшче яшьләр, гаилә парлары һәм 35 яшькә кадәрге категориягә керүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларын бирә ала.
Барлык халыкка уңайлы булсын өчен, кабул итү төшке аш вакытында (12дән 13 сәгатькә кадәр) һәм кичке (17дән 18 сәгатькә кадәр) "Авангард"Яшьләр үзәгендә уздырылачак. Кабул итүне Яшьләр парламенты Рәисе урынбасары Станислав Никитин һәм МП секретаре Марина Михеева алып барачак.
Белешмәләрне 89128786000 телефоны буенча алырга мөмкин.
Актив булыгыз, килеп, проблемаларны, тәкъдимнәрне, шикаятьләрне әйтегез! Шулай ук Әгерҗе муниципаль районының Яшьләр парламентында эшләү белән кызыксынучыларны көтеп калабыз! Районыбыз яшьләре тормышын яхшыртырга тырышыйк!