"Кичкетаң " тыюлыгы оешуга егерме биш ел тулды

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Кичкетаң авылында «Кичкетаң»тыюлыгының 25 еллыгына багышланган бәйрәм узды. Анда тыюлык төзүне башлап җибәргән авыл активисты Ромель Маннапов, заказникны 20 ел җитәкләгән Әһли Фәйзуллин, башка ветераннар, яшь экологлар катнашты.

Мәктәптә алар «ЭКОС» отряды эшчәнлеге белән таныштылар, яшь табигать сакчыларының чыгышларын тыңладылар. Аннан соң балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән экология темасына дәрес үткәрелде. Шулай ук сабыйларны тантаналы рәвештә «ЭКОС»отрядына кабул иттеләр.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/ispolnilos-dvadcat-piat-let-so-dnia-obrazovaniia-zakaznika-kicke-tan

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International