Халык саны кимеде

2022 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Халык санын алуга йомгак ясалды

Росстат 2021 елның 15 октябреннән 14 ноябренә кадәр узган Бөтенроссия халык санын алу нәтиҗәләренең беренче томын бастырып чыгарды.
Росстат мәгълүматлары буенча, Әгерҗе муниципаль районында 35142 кеше исәпкә алынган, шулардан шәһәр халкы – 19991 кеше (56,9%) һәм авыл халкы -15151 кеше (43,1%).

2010 елгы җанисәп белән чагыштырганда, халык саны 1484 кешегә кимегән. 2010 елда шәһәр һәм авыл халкының чагыштырмасы 46,4% һәм 53,6% тәшкил итте.

Әгерҗе районында халык санын алу мәгълүматлары нигезендә тагын бер нәтиҗә ясарга була: ир – атлар-16511 кеше (46,9%) һәм хатын-кызлар-18631 кеше (53,1%).

Әлфия ТИМКИНА,
статистика бүлеге башлыгы

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/cislennost-naseleniia-umensilas

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International