Акбур, җир, боз ашыйсы килү нәрсә турында кисәтә?

2022 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Гадәттә ашамлык булмаган ниндидер бер әйберне ашыйсы килү, мәсәлән, акбур, җир, балчык, штукатурка, боз, кәгазь ашау теләге организмда билгеле бер микроэлементлар җитешмәгәндә була. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте, дип яза Интертат.

Анемия булса, кальций, С, Д, Е витаминнары җитмәсә, акбур ашыйсы килә. Тимер җитмәсә – кеше боз ашарга тели. Буяу, штукатурка, җир ашыйсы килсә, кальций һәм Д витамины җитмәскә мөмкин.

Тимер җитешми торган анемия вакытында, һәрчакта да диярлек, гадәти булмаган әйбер ашыйсы килә. 

Ниндидер бер әйбер ашау теләге туса, аның сәбәбен ачыклау хәерле. Табибка мөрәҗәгать итегез, диелә хәбәрдә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/akbur-ir-boz-asyisy-kilu-narsa-turynda-kisata

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International