Әгерҗе районында 8 ашыгыч никах төзелгән

2022 елның 5 октябре, чәршәмбе

21 нче сентябрьдән 4 нче октябрьгә кадәр Әгерҗе районы ГХАТ бүлегендә 8 ашыгыч никах теркәлгән. Мондый һәр теркәүгә ЗАГС хезмәткәрләре шәхси тәртиптә киләләр.

"Закон буенча гариза тапшырылганнан соң бер ай үтәргә тиеш булуга карамастан, без РФ Гаилә кодексы нигезендә аерым моментларны исәпкә алабыз, - дип билгеләп үтә ЗАГС бүлеге начальнигы Гөлнара Гайфуллина. – Бу очракта чакырылыш өлешчә мобилизация кысаларында. Шуңа күрә мобилизация кәгазьләре һәм повестка алучылар шул ук көнне – ашыгыч рәвештә теркәлү узарга хокуклы".

Исегезгә төшерәбез, Россиядә Украина территориясендә махсус хәрби операция үткәрү кысаларында өлешчә мобилизация игълан ителде. Хәрби комиссариатларга повестка алган кешеләр генә түгел, иреклеләр дә килә. Бу карарны кабул итү турында Россия Президенты Владимир Путин ил халкына мөрәҗәгать иткән вакытта хәбәр итте. Мобилизация чаралары 21 сентябрьдән башланды.

Оборона министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул Украинада 1 мең километр һәм бушатылган территорияне контрольдә тоту өчен кирәк. Мобилизация барышында барлыгы 300 мең резервчы чакырылачак, бу РФ гомуми мобилизация ресурсының 1% тан артыграгы дигән сүз.

Запаста торучылар һәм, барыннан да элек, кораллы көчләр сафларында хезмәт иткән кешеләр өлешчә мобилизацияләнергә тиеш.

Барлык мобилизацияләнгән гражданнар да контракт буенча хәрби хезмәт үтүче хәрби хезмәткәрләрнең тиешле түләү статусын һәм барлык гарантияләрен алачаклар.

Шулай ук Россиядә өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча 122 кайнар линия эшли, җавапларны аңлату өчен сайтта да алырга мөмкин.

Ил халкының сорауларына РФ Оборона министрлыгы вәкилләре җаваплар формалаштыра.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/8-srocnyx-brakov-zakliucili-v-agryzskom-raione

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International