Региональ атна барышында РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина Татарстан Республикасының Әгерҗе районында «Бердәм Россия»партиясе халык программасына кертелгән мәктәпләрне капиталь ремонтлау эшләренең нәтиҗәләре белән танышты.
"Әгерҗе районында яңа уку елын яңартылган, якты, уңайлы сыйныфларда өч мәктәп укучысы каршы алды. Район җитәкчелеге белән без даими рәвештә капиталь ремонт башыннан алып ахырына кадәр төрле этапларда очрашып тордык, ә бүген мин укытучылар, укучылар үзләре һәм аларның ата – аналары башкарылган эшләргә лаеклы бәя бирүләренә инандым», - дип шәрехләде Әлфия Когогина.
Быел Әгерҗе районында Әгерҗе шәһәрендә 2 һәм 3 номерлы мәктәпләр һәм Түбән Көчек авылында мәктәп капиталь ремонтланды. Әлеге максатларга 135 млн сум акча юнәлдерелгән, шуның 75 млн сумы - федераль бюджеттан. Тулаем Татарстан Республикасы буенча быел 70ләп мәктәп капиталь ремонтланган.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/alfiia-kogogina-ucitelia-skolniki-i-ix-roditeli-po-dostoinstvu-ocenivaiut-kapitalnyi-remont-v-agryzs