Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге халыкка мөрәҗәгать итә

2022 елның 21 октябре, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы буенча бүлеге гражданнарны чакыра: әгәр сезгә наркотик һәм психотроп матдәләр куллану, әзерләү, сатып алу фактлары билгеле булса, кичекмәстән кизү частенә шалтыратыгыз.

Исегезгә төшерәбез, 2022 елның 17 октябреннән 28 октябренә кадәр Татарстан Республикасы территориясендә «Үлем белән кайда сәүдә итүләрен хәбәр ит»гомумроссия акциясенең икенче этабы уздырыла.

Акциянең максаты-җәмәгатьчелекне наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәшкә җәлеп итү, алынган мәгълүматны җыю һәм тикшерү, наркотикларга бәйле затларны дәвалау һәм реабилитацияләү мәсьәләләре буенча квалификацияле ярдәм күрсәтү.

Акцияне үткәрү чорында полиция бүлеге Әгерҗе районы һәм Әгерҗе шәһәре халкына гражданлык позициясен күрсәтергә һәм 8(85551)22541 яки 102 (112) телефоннары буенча наркотикларның билгеле таралу һәм куллану урыннары турында хәбәр итәргә мөрәҗәгать итә.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/otdel-mvd-rossii-po-agryzskomu-raionu-obrashhaetsia-k-ziteliam

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International