Бүген Әгерҗе муниципаль район Советының XX утырышы булды. Көн тәртибендәге мәсьәләләрнең берсе район башкарма комитеты җитәкчесенең отставкага китүе белән бәйле иде.
Бу вазифаны 2020 елдан бирле җитәкләгән Артур Акбашев үз теләге белән эштән китте. Ул Удмуртия башкаласының бер районын җитәкләр дип көтелә. Район башлыгы Азат Вәлиев районга, туган шәһәребезгә намуслы хезмәт иткәне, районның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткәне өчен Артур Элфат улына зур рәхмәтен җиткереп, мактау грамотасы тапшырды.
"Бер яктан кызганыч, икенче яктан, безнең командадан килгән Әгерҗедән килгән кешегә югары вазыйфада ихтыяҗ булуы куанычлы!"- дип билгеләп үтте Азат Рөстәм улы, алга таба уңышлар теләп.
Башкарма комитет җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Шәрипов билгеләнде.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/artur-akbasev-vozglavit-leninskii-raion-izevska