«Нур " мәдрәсәсе укытучылары Казандагы мөселман форумында катнашалар

2022 елның 28 октябре, җомга

26 октябрьдә Казанда мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең ике көнлек Бөтенроссия форумы старт алды. Анда Әгерҗе районы делегациясе катнаша, дип хәбәр итә Әгерҗенең "Нур" мәчете.

Бүгенге очрашуда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөферов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, гуманитар фәннәр университеты филиалы җитәкчесе сәламләде.ТР Диния Нәзарәтенең аксакаллар советы рәисе Айрат хәзрәт Әюпов һәм башкалар катнашты.

Үз чыгышында алар мәгариф системасының, аерым алганда, дини Мәгарифтә заманча технологияләрне куллануга, татар телен (туган телне) үстерү һәм саклау юлларына кагылышлы актуаль мәсьәләләрне күтәрделәр.

Әгерҗе шәһәренең "Нур" мәчете каршындагы мәдрәсә укытучылары да әлеге форумда катнашалар.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/prepodavateli-medrese-nur-ucastvuiut-v-musulmanskom-forume-v-kazani

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International