Үзәк урам яңара

2013 елның 22 июле, дүшәмбе

Әгерҗенең К.Маркс урамының бер өлешендә капиталь төзекләндерү һәм реконструкция эшләре  бару сәбәпле,  машиналар йөрү вакытлыча туктатылды.
“Безнең алда “Эссен” кибете яныннан алып “Пограничный” кибетенә кадәр арадагы 2 километрга якын асфальт юлны капиталь төзекләндерү, юл читенә бордюр ташлары кую бурычы тора”, – ди “Брус” ширкәтенең райондагы филиалы өлкән прорабы Минсәет Мәһәдиев. Юл төзүчеләр әлеге эшләрне 30 июльгә төгәлләргә ниятлиләр. Чөнки 3 августта Әгерҗенең 75 еллыгы уңаеннан шәһәрдә зур бәйрәм уздыру планлаштырыла. “Бүгенге темп белән эшләгәндә, эшне вакытына бетерү авыр булмаячак”, – ди өлкән прораб. Юл төзелешенә 15ләп техника җәлеп ителгән. Ә эшчеләр саны 50гә якын. Алар өчен эш көне иртәнге сәгать алтыларда ук башлана. “Ә менә кайчан тәмамлануы турыдан-туры үзләренә бәйле. Көнлек нормасын үтәмичә беркем дә кайтып китми”, – ди җитәкчеләре. Минсәет Мәһәдиев үзе дә һәрчак килеп, ничек эшләүләрен ныклы контрольдә тота. 

 


Мәгълүмат чыганагы http://www.agryz-rt.ru  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International