Бүген хакимиятнең актлар залында Әгерҗе муниципаль районы Советының XXI утырышы булды. Киңәшмә кысаларында бүләкләү тантанасы да узды.
Озак еллар намуслы хезмәте, җирле үзидарә органнарының формалашуына һәм үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Кичкетаң авыл җирлегенең элеккеге башлыгы Нуриев Зөлфәт Равил улы бүләкләнде.
Район башлыгы Азат Вәлиев аңа уртак хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. Зал Зөлфәт Нуриевны алкышлады.
Кичкетаң авыл җирлегенең яңа башлыгы шушы авыл кешесе Җиһангәрәев Илназ Наил улы булды.
Илназ Наил улы 1974 елның 08 ноябрендә туган. 2002 елда Кама дәүләт физик культура институтын тәмамлый. Хокук саклау органнарында эшләү тәҗрибәсе бар. ТР Әгерҗе районы буенча РФ ЭЭМ полициясенең участок уполномоченные.
Аңа яңа вазифасында уңышлар теләделәр.
(1).jpeg)
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryzskom-raione-novoe-naznacenie