Кичә Россиянең 29 төбәгеннән 70 көллият һәм техникум студентлары (алар арасында Түбән Кама агросәнәгать көллияте филиалы да бар иде) «ПРОФИ бул»акциясенә кушылды. Бу хакта филиал коллективы хәбәр итә.
Акция Урта һөнәри белем бирү мәктәбе студентлар советы командаларын студентлар үзидарәсе нигезләренә өйрәтү, эшчәнлекне анализлауда һәм эш нәтиҗәлелеген күтәрүдә ярдәм итә торган инструментлар алуда ярдәм итү максатыннан үткәрелде.
Укуларны РСМНЫҢ "Профи командасы" Федераль проекты җитәкчесе Дмитрий Машинин һәм «ПРОФИ бул» акциясе координаторы Гүзәл Гобәйдуллина алып барды.
Акциянең үзенчәлеге - «ПРОФИ командасы» региональ үзәкләрен студентлар советы органнарының һәр һөнәри белем бирү оешмасында һәм тулаем төбәктә эшчәнлек планын төзү өчен конкрет белем бирү оешмалары белән эшләүгә кертү.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/studenty-agryza-prisoedinilis-k-akcii-bud-profi