Бик күп актуаль тәкъдимнәр алынды
15 ноябрьдән 16 ноябрьгә кадәр мәгълүмати-методик бүлек башлыгы Г. Ф. Әхтәмова һәм методистлар Сафиуллина Р.Р., Арманшина Д.д., Команева Л. Р. Чаллы шәһәренең методик хезмәт тәҗрибәсен өйрәнү максатыннан, Чаллы шәһәрендә "Бердәм муниципаль этаплы эчке квалификация күтәрү моделе" темасына методистлар өчен ике көнлек стажировкада катнаштылар.
Педагогларның һөнәри үсешен методик ярдәм күрсәтүне оештыру буенча бик күп актуаль һәм гамәли киңәшләр алынган, дип хәбәр итә Әгерҗе районы мәгариф идарәсе.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/pedagogi-raiona-priniali-ucastie-v-dvuxdnevnoi-stazirovke