2022 елның 29 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр гражданнарны кабул итү була

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 29 ноябрендә 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында (Казан шәһ., Карл Маркс ур., 61) Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм Россия Федерациясе Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе урынбасары Асия Вәлиуллина гражданнарны кабул итә.

Шулай ук республиканың муниципаль районнарында яшәүчеләрнең үз сорауларын «Skype» программасы аша республиканың муниципаль берәмлекләрендә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчеләренә турыдан-туры тоташу юлы белән бирү мөмкинлеге булачак.

Гражданнарны бергә кабул итүгә мөрәҗәгать итәргә теләүче республика халкына (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылырга һәм билгеләнгән вакытка вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәсенә яисә Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратына килергә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International