Балалар үз позицияләрен лаеклы якладылар Кичә Әгерҗе шәһәренең Яшьләр үзәгендә Әгерҗе районы яшьләр парламенты оештырган "Яшь дебатлар 2022" интеллектуаль-дискуссия уены узды. Бу хакта оештыручылар хәбәр итә. Уенда 2, 3 һәм 4 нче шәһәр мәктәпләре командалары катнашты.
Район башкарма комитетының социаль үсеш бүлеге җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ершова Л.В., Әгерҗе районы яшьләр парламенты рәисе Никитин С.Ю., Яшьләр үзәге белгече С.К. Грацилева да үз фикерләрен әйттеләр.
Балалар бик актив булды, үз позицияләрен лаеклы якладылар, сораулар бирделәр, полемикага керделәр. Барысы да югары дәрәҗәдә узды.
Төгәлрәк: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/v-agryze-prosli-molodeznye-debaty-2022