Hава торышы начарланыр дип фаразлыйлар
Татарстанда агымдагы атнада боз яңгырлары, томан һәм буран көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәгендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда 22 ноябрьнең 18.00 сәгатеннән 24 ноябрьнең 18.00 сәгатенә кадәр һава торышы начарланыр дип фаразлана.
Шулай итеп, кар, дымлы кар һәм бозлы яңгыр кебек явым-төшем көтелә. 23 ноябрьдә көндез һәм 24 ноябрьдә төнлә урыны белән көчле. Шул ук вакытта юлларда бозлавык, кар көпшәләре барлыкка килергә мөмкин. Шулай ук буран һәм томан фаразлана.
Элегрәк Әгерҗедә аязучан болытлы булыр дип хәбәр иткән идек. Көндез явым-төшемсез. Төнлә һәм иртә белән аерым районнарда томан бар. Җил көнчыгыш, төньяк-көнчыгыш 4-9 м/с. төнлә минималь һава температурасы -7..-10, аязган вакытта -15. Көндез максималь һава температурасы -4..-7˚. Юлларда бозлавык.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/prognoz-pogodyi/v-tatarstane-ozidaiutsia-ledianye-dozdi