Бердәм команда булып эшләү мөһим
Әгерҗе районы Советының XXII утырышында район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасына депутатларның күпчелек тавышы белән Рөстәм Шәрипов сайланды.
– Бүгенге утырышның көн тәртибендә бер мәсьәлә тора – район башкарма комитеты җитәкчесен сайлау, – дип хәбәр итте район башлыгы Азат Вәлиев.
Аннары сүз кандидатларга бирелде. Беренче Роман Альчиков район Башкарма комитеты җитәкчесе һәм аның командасы алдында торган төп бурычларга тукталды.
– Һәр җитәкченең кебек үк, аның алдында торган ахыргы бурыч-халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрү, - дип ассызыклады Роман Владимирович.
– Ә минемчә, бу вазифага гел үз тирәсендә матурлык һәм уңайлыклар тудырырга омтылучы хатын-кыз билгеләнергә тиеш, - дип дәвам итте тагын бер кандидат Фәнүзә Уразаева.
- Безнең команданың Әгерҗе районының икътисадын һәм социаль өлкәсен үстерү планы бар, - дип хәбәр итте өченче кандидат Рөстәм Шәрипов. - Районның тимер юл потенциалыннан файдалану буенча өстенлекле проект булып, «Әһерҗе»логистик сәнәгать паркы төзү тора. Тагын бер мөһим тармак – авыл хуҗалыгы. Өченче өстенлекле юнәлеш – туризмны үстерү. Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү планнары бар. Авылдагы проблемалар да безгә яхшы таныш. Бюджет өлкәсендә, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә актуаль юнәлешләр билгеләнде.
Кандидатлар чыгышларыннан соң депутатлар ачык тавыш белән район башкарма комитеты җитәкчесен сайладылар. Бу җаваплы вазифа Рөстәм Шәриповка йөкләнде.
- Район башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайлау-зур җаваплылык. Депутатлар корпусы, оешма һәм предприятие җитәкчеләре белән берлектә халыкка ачыклык күрсәтеп кенә уңышларга ирешеп булачак, - дип ассызыклады Азат Рөстәм улы, яңа җитәкчене котлап.
Утырыш эшендә ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов катнашты.
Белешмә
Рөстәм Рәшит улы Шәрипов 1983 елда Әгерҗедә туган.
2006, 2008 елларда Ижау дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә төрле белгечлекләр буенча укый.
Хезмәт эшчәнлеген 2007 елда «Назар»хуҗалыгында агроном буларак башлый.
Алдагы елларда район авыл хуҗалыгы идарәсендә, «Ласка»балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютта эшли.
2021 елның июненнән – Әгерҗе районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-izbran-novyi-rukovoditel-ispolkoma-raiona