Бәйрәм чарасы ахырында барлык кунаклар өчен чәй табыны оештырылды
Бүген балалар китапханәсендә Иң кадерле, иң сизгер, иң назлы, кайгыртучан, әлбәттә, иң матур әниләргә багышланган чара узды.
Бәйрәм уңаеннан китапханәчеләр алар өчен "хакыйкать мизгеле", "сабый авызы белән", "көй чамасын", "Дан минуты", "Могҗизалар кыры"тапшырулары булган бәйрәм мәгълүмат каналы булдырдылар. Балалар рәсем ясаганда, әниләр балалар җырларын чиштеләр. Әниләрнең портретлары бик матур булып чыкты, һәр бала әнисенә җылы сүзләр әйтә иде. Данил кунакларны матур җыр белән сөендерде, Дилия, Тимур һәм Маша әниләренә багышланган шигырь сөйләделәр.
"Кулинария язмалары" конкурсында Балалар ашамлыкларның төп ингредиентларын атадылар, ә әниләр ашамлыкларның исемен тиз чиштеләр. "Сабый авызы" бәйгесе бик мавыктыргыч узды, анда балалар аңлаттылар, фикер алыштылар, әниләр нәрсә яки кем дип атадылар. Бик тату кунаклар табышмакларга җаваплар бирделәр.
Бәйрәм чарасы ахырында барлык кунаклар өчен чәй эчү оештырылды.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-detskoi-biblioteke-otprazdnovali-den-materi