Әгерҗедә 2012-2014 елгы яшь спортчылар арасында мини-футбол ярышлары узды. Бу хакта егетләрнең тренеры Алексей Колчин хәбәр итә.
Ике көн дәвамында 26-27 ноябрьдә "Локомотив" ябык манежында иң яхшы исем өчен Можга, Әгерҗе, Янаул (Башкортстан), Кече Пурга һәм Кизнердан (Удмуртия) 5 команда көч сынашты.
Яшь футболчылар көндәшләренә лаеклы каршылык күрсәтеп, мавыктыргыч уен күрсәттеләр
Нәтиҗәдә, "Спутник" командасы көмеш призер булып икенче урынны яулады.
"Укучыларны чын күңелдән котлыйм һәм аларга ирешкәннәрдә тукталып калмауларын, зуррак максатларга омтылуларын, яңа җиңүләргә ирешүләрен телим. Иң мөһиме, үз көчеңә ышану, ял итмәү, күнегүләрне дәвам итү. Әҗер лаеклы җиңү булачак!"- дип билгеләп үтә Алексей Владимирович.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/sport/komanda-sputnik-zaniala-2-mesto-v-dvuxdnevnyx-sorevnovaniiax-po-mini-futbolu