Айгөл Бариева Ришат Төхвәтуллинның популярлык серен әйтте
Айгөл Бариева Ришат Төхвәтуллинның уңыш һәм популярлык серенең нәрсәдә булуын аңлаган. Сәхнәдәшенең Казан концертын карап кайтканнан соң, ул уй-фикерләре белән социаль челтәрләрдә уртаклаша, дип хәбәр итә "Интертат".
«Һәр елны! Традицияне бозмыйча!
Ришат Төхвәтуллинның популярлык сере нидә, дип сорасагыз, минем җавап шул булыр: тәрбияле, зәвыклы, шул ук вакытта гади һәм халыкчан да. Бик тырыш. Һәрвакыт үсештә.
Рәхмәт, Ришат, шундый булганың өчен! Сиңа бары тик сәламәтлек, уңышлар, бәхет теләп калабыз!
Концерт искиткеч булды! Һәрбер җыр – хит! Минем инде кабат барасы килә», – дип үсендергән ул Ришатны.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/trda-milli-proektlar/risat-toxvatullinnyn-unys-ham-populiarlyk-sere-narsada