Хәбәр Терсейрдан килде
Мобилизацияләнгән ата-аналар игътибар һәм бүләкләр өчен рәхмәт белдерделәр.
Хәбәр Тирсә авыл җирлегеннән килгән (текстны үзгәрешсез калдырабыз):
Җитәкчеләр шушы авыр вакытларда безгә күчтәнәчләр биреп, хәлләребезне белешеп торганыгыз һәм болай да сагышлы күңелләребезне узегезнең игътибарыгыз белән җиңеләйткән өчен Аллаһы тәгаләнең рәхмәтләренә ирешергә насыйп булсын. Сезгә гаилә бәхете, тигезлек, нык сәламәтлек телибез. Шушы җаваплы хезмәтегездә халык өчен тырышып йөргәнегез өчен олы рәхмәтләребезне җиткерәбез. Без - әниләр - балаларыбызга, аларның исән-сау кайтуларына өметләнеп, һәрчак догада торабыз, чөнки балаларыбызга атап кылган догаларыбызга Аллаһы тәгалә киртә булмас, кабул булыр дигән
Подробнее: http://agryz-rt.ru/news/obshchestvo/mamy-mobilizovannyx-poblagodarili-za-vnimanie