Әгерҗенең коммуналь хезмәтләре кар чистартуны дәвам итәләр. Төнлә дә көчәйтелгән режимда эшлиләр, дип хәбәр итә район матбугат хезмәте.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, оператив эшләү өчен күп санда кар чистарту техникасы һәм МУП эшче көче җәлеп ителгән.
Элегрәк без вокзалдагы парк территориясенең кар астында калуы һәм балаларга уйнарга урын булмавы турында халыктан мөрәҗәгатьләр булган дип язган идек.
Муниципаль унитар предприятие оператив җавап бирде һәм территорияне тәртипкә китерде.
Шәһәр территориясеннән кар чыгару дәвам итәчәк: яшәүчеләргә һәм автотранспорт хуҗаларына коммуналь хезмәтләр эшенә аңлап карауларын үтенеч.
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/v-agryze-prodolzaiut-rabotu-po-uborke-snega-foto