СНТ һәм ДНТ ширкәтләрдәге дачаларның хуҗалары бу территориядәге чисталык һәм тәртип өчен җаваплы, югыйсә аларга штраф яный ала. Бу хакта «Прайм» агентлыгы белән әңгәмәдә адвокат Елена Кудерко сөйләде, дип яза РИА Новости.
Аның сүзләренчә, территорияне кардан чистарту янгынга каршы чараларның берсе булып тора. Мондый бурычны үтәмәгән өчен милекчеләргә 100 мең сум штраф түләтергә мөмкиннәр. Бу штрафның кырыслыгы кар чистартылмаган юлларның ашыгыч хезмәтләр эшенә комачаулавы белән аңлатыла.
«Территорияне чистарту бурычын үтәмәгән очракта, штраф бакчачылар арасында бүленәчәк һәм өстәмә взнослар составына кертеләчәк», - дип аңлатты Кудерко
Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/yuridik-dnya/daca-xualaryna-100-menga-kadar-straf-salyrga-momkinnar