Организмда нинди үзгәрешнең ямаш шеш турында сөйләвен әйткәннәр

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Бәвелдә кан булу, бәвел бүленеп чыкканда авырту-әчетү, еш сидертү кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк

Аяклар еш шешенсә, сидек капчыгын тикшертергә кирәк. Никадәр алданрак булса, шуның кадәр яхшырак. Яман шешнең инде азганлыгын күрсәтергә мөмкин бу. “РИА Новости” хәбәрчесенә табиб-уролог Джереми Оутс шул хакта сөйләп үткән.

“Бәвелдә кан булу, бәвел бүленеп чыкканда авырту-әчетү, еш сидертү кебек билгеләргә игътибарлы булырга кирәк. Шулай ук бил, эч авырту да сагайтырга тиеш. Боларның барысы да сидек капчыгында яман шеш билгеләре булырга мөмкин”, – дип аңлаткан табиб.

Аның әйтүенчә, шушы билгеләргә тап булган очракта тиз генә терапевтка күренү шарт. Ул диагноз кую мөмкинлеге бирердәй тикшеренүгә җибәрәчәк.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/slak/organizmda-nindi-uzgaresnen-iamas-ses-turynda-soilaven-aitkannar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International