Районның авыл җирлекләренә яңа тракторлар тапшырылды

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

Авылларга яңа «беларуслар»килде

Әгерҗе районының 4 авыл җирлеге бүген яңа техника алды. Яңа "беларуслар" Салауш, Иж-Бубый, Кудаш һәм Табарлы авыл җирлекләре башлыкларына тапшырылды.

Тракторлар республика гранты буенча бирелде. Авыл җирлекләренә техника бик кирәк. Бу территорияләр өчен техниканың урамнарны кардан чистартуда һәм күп кенә хуҗалык проблемаларын хәл итүдә зур ярдәм булуы сер түгел.

Авыл җирлеге башлыклары да шатлыклары белән уртаклаштылар.

“Техника авылдагы барлык эшләрдә дә бик кирәк, өмәләр булса да, кышын кар чистарту. Район һәм республика җитәкчелеге авылларда тормыш сыйфатын яхшыртуга зур игътибар бирә",-диде Иж-Бубый авыл җирлеге башлыгы Раиф Ваһапов.

Тулырак: http://agryz-rt.ru/news/nasha-zhizn/selskim-poseleniiam-raiona-peredany-novye-traktora

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International